Янар чәчәк (икенче вариант)

Янар чәчәк булып ачылдым.
Җәй уртасы үткән түгелме?
Көлемсерәп, кояш яктыртты
Ай күрмәгән күңел күгемне.

Татар теле — туган телем

Татар теле минем, туган телем,
Сөйләшүе рәхәт ул телдә.
Шул тел белән көйлим…
Шул тел белән сөйлим
Милләттәшем булган һәркемгә.

Күңелеңдә үпкә саклама

Урманнарга барсаң уйлы чакта,
Каеннарны, зинһар, елатма.
Дусларың да сынар, дошманың да,
Имән кебек нык бул, сынатма.