Килен-кияү җыры
Төскә булган, эштә уңган,
Заманнан арттан калмыйм.
Иргә ярап була ла ул
Каенана кырын карый.
Төскә булган, эштә уңган,
Заманнан арттан калмыйм.
Иргә ярап була ла ул
Каенана кырын карый.
Синдәй утны, синдәй шукны
Булмагандыр күргәнем.
Башларымны әйләндердең,
Җаныма ут үрләдең.
Без җыясы ризык бетмәгәндер,
Без эчәсе сулар бар әле.
Әле дә, шөкер, мең чакрымнар урап
Өйгә кайтыр юллар бар әле.
Бу ярсу биләде җанымны,
ярсу давылдан көчлерәк.
Ничә ел яшәп тә сөюне
Белмәгән икән бит бу йөрәк.
Бүген очрашмадык. Үкенәсеңме,
Ялгыз үткәненә бу төннең?
Мин үкенәм. Син бит якты нуры
Туачак һәр таңның, һәр көннең.
Өзелеп яратканнар күп,
Бар соңлап табышканнар.
Бик бәхетле бу дөньяда
Яратып кавышканнар.
Бу дөньяда бүген тик икәү без
Хуҗа булдык авыл төненә.
Мәхәббәтнең изге шаһитлары
Зифа талы белән күл генә.
Язмышыңны яктыртырлык йолдыз булып
Яна алам, әгәр янсаң,
Күзләреңне яшермә әле миннән,
Яңгыр булып керфегеңә тамсам.
Уйландырып, моңландырып,
Ап-ак кар коела.
Тәүге карлар, тәүге ярдай
Йөрәккә уела.