Язлар җиткәч

Син еракта торып калдың
Язлар белән бергә.
Ә бит язлар, ә бит язлар
Тагын килде җиргә.

Сафлык тулы зәңгәр язлар
Озак торсын иде.
Тик язларда, тик язларда
Күреп калам сине.

Син кайтмассың инде хәзер
Язлар кебек күкрәп.
Тик һаман да, тик һаман да
Сине көтә йөрәк.

Оставьте комментарий