Талларым (икенче вариант)
Авылымның таллы күле
Хәтерем түрләрендә.
Уем белән бергә йөзәм
Шул таллы күлләрендә.
Авылымның таллы күле
Хәтерем түрләрендә.
Уем белән бергә йөзәм
Шул таллы күлләрендә.
Әллә мин кайттым язларга,
Миңамы кайтты язлар.
Күңелемдә гөрләвектәй,
Бөркелеп акты назлар.
Абага чәчәге хыялда гынамы,
Әллә соң ул чәчәк чынында буламы?
Буладыр, тик кайда
Икәнен кем белә,
Яшергәндер аны
Караңгы төн генә.
Җырлар белән көткән көннәр үтте,
Җырлар белән якты таң атты.
Сагышларга бары җырлар юлдаш,
Җырлар белән күңел канатлы.
Күп йөредем гөлләр арасында,
Чәчкәләрне үзең өзмәдең.
Ак күбәләк булып тугайларда
Кемне шулай сагынып эзләдең.
Минем йөргән юлларымда
Бурап яуган кар әле.
Кар өстендә учак ягып
Көтәр дуслар бар әле.
Колач җәеп каршыларга
Җан дусларым бар әле.
Картая белмисең диләр,
Дусларым миңа гелән.
Кәефне күтәрер өчен
Әйтәләр алар, беләм.
Без үтмибез нинди юллар,
Тудырмыйбыз инде җырлар,
Чөнки җирнең матурлыгы —
Сез булганга хатын-кызлар.
Ир-егетләр яу кырында
Аз кылмады батырлыклар.
Уйларында булган өчен,
Көткән өчен хатын-кызлар.
Өфеләргә барам әле
Ул — минем гүзәл калам.
Анда үткән һәр минутым
Мәңге күңелдә кала.
Кайтсам әгәр авылыма,
Чыксам әгәр болыннарга,
Әрем исе, әрем тәме —
Элек йөргән урыннарда.