Сиңа килдем (икенче вариант)

Еллар аша, урау еллар аша,
Сине җаным, сине эзләдем.
Йөрәгемне учларыма тотып
Сиңа килдем, сиңа килдем әле,
Сиңа килдем әле, Гүзәлем.

Сиңа кадәр

Сызып ташлыйм сиңа кадәр булганнарны,
Хәтеремнән җуям синсез узганнарны,
Мине гафу итегез сез, алданганнар,
«Яратмады инде» — диеп зарланганнар, зарланганнар.

Сиңа гына әйтер сүзем бар

Киттең дә син, никтер югалдың,
Белмим, иркәм, кая юл алдың.
Бәхетлеме соң син, түгелме,
Шул бер сорау борчый күңелне.

Сиңа гына (беренче вариант)

Юлларымда мин очраттым
Сине, сине генә,
Бәхетем син, пар канатым,
Сиңа, сиңа гына.
Юлларымда мин яраттым
Сине, сине генә;
Мәхәббәтем, күз карашым
Бары сиңа гына.

Сиңа (өченче вариант)

Без танышкан төндә ятлар идек,
Уйнап-көлеп кенә сөйләштек,
Ятлар безгә әгәр күз салсалар,
Бер-беребездән никтер көнләштек.