Сиңа бер җыр бүләк итсәм,
Хәтерем калмас микән?
Йоклаган тик югалмаган,
Сөю уянмас микән?
Йоклаган тик югалмаган,
Сөю уянмас микән?
А — а — а-а-а, А — а — а-а-а,
Керфек чыланмас микән?
Сиңа бер җыр бүләк итсәм,
Кемнәр көнләшер икән?
Йөрәкләр җырда тирбәлеп
Тагы серләшер микән?
Йөрәкләр җырда тирбәлеп
Тагы серләшер микән?
А — а — а-а-а, А — а — а-а-а,
Бәхет өләшер микән?
Сиңа бер җыр бүләк итәм,
Ни булса булыр инде.
Бездә бит сөю хатасы,
Күңелем тулыр инде.
Бездә бит сөю хатасы,
Күңелем тулыр инде.
А — а — а-а-а, А — а — а-а-а,
Сөю уяныр инде.