Шәмдәлләрдә генә утлар яна

Шәмдәлләрдә күптән утлар сүнде,
Ә күңелем сине сагына.
Читлектәге кош баласы кебек,
Ялгыз йөрәк нигә кагына?

Бу дөнъяда бездән башка бер кемдә юк

Бу дөнъяда бездән башка бер кемдә юк,
Юлдаш безгә бары, бары йолдызлар.
Бөтен галәм киңлегендә без икеүбез,
Бездән башкалары ялгызлар.

Азан

Хәйран калып, юлларымнан туктап,
Моң агышын кабат тыңладым.
Буатлардан (гасырлардан) килгән азан аша,
Яшәү фәлсәфәсен, аңладым.
Ничә еллар буе усал җаннар,
Мәхрүм иткән безне азаннан!
Тик барыбер-ниләр булса булган,
Язмаган бит халкым иманнан!