Булдырабыз!

Бездә җырлар бетә торган түгел,
Җилкәбезгә кошлар кундырабыз.
Күңелебез тулы моңнар белән
Тотынабыз икән, булдырабыз!

Бердән-берем

Яңгыр яуган зәңгәр кичне,
Бөтен җирдә шомырт исе.
Шатлыктан исергән төсле,
Атлыйм урамнан.
Дусларым җыелган җиргә,
Ашыгам “Сәләм” диергә,
Бергәләп шашып биергә
Көйләр куелган.

Без бит авыл кызлары

Телне-динне онытмыйбыз,
Гадәтләрне саклыйбыз
Авылдан чыккан булсак та,
Заманнан калышмыйбыз.
Өчпочмак-бәлеш пешереп
Бик еш кунак сыйлыйбыз
Мул табынлы һәм кунакчыл
Авылның кызлары без.

Алабутаны, ах

Алды мине Рәбига
Безнең Милли музейга
Искелекне карарга
Булмасак та фанат.
Ә мин әйттем керүгә,
Гөлчәчәкне күрүгә,
Сезнең бу күргәзмәдә
Мин иң төп экспонат.