Гел яхшыга юрыйсың, әнкәй

Уң кашың тартса да,
Сул кашың тартса да,
Һаман да яхшыга юрыйсың.
Биш намаз укысаң
Биш тапкыр көненә
Ходайдан иминлек сорыйсың.

Күңел сизә

Сизәм әллә каян,
Күңел күреп тора,
Карашыңнан нурлар сирпелә.
Килә өметләрем
Таң җилләре белән,
Синең мәхәббәтең
Минем йөрәгемдә җилкенә.

Балтачым (беренче вариант)

Таш өстендә гөлләр үстерердәй
Кешеләрең синең, Балтачым.
Кем туса да газиз туфрагыңда,
Гел бәхеткә таба атласын.

Пучы җыры

Сизми калам — үзем килеп чыгам
Борылмалы юлларына Пучының.
Йөрәгемә бетмәс кодрәт бирә
Гөрләп аккан чишмәләрнең тылсымы.