Җыр җырладым
Җыр җырладым, тик бергенә,
Җырларым бит керде йөрәккә.
Кич ятуга, шул моң чыңлый,
Тагы җырла әле сирекләп.
Җыр җырладым, тик бергенә,
Җырларым бит керде йөрәккә.
Кич ятуга, шул моң чыңлый,
Тагы җырла әле сирекләп.
Бик яратам идем әткәй белән
Атлар сугарырга иделдә.
Бәхет тауларының түбәненә
Менгән төсле идем шул мәлдә.
Йомыш белән күп тападым
Баймак — Сибай юлларын.
Әллә шуңа якын күрәм
Тауларын, урманнарын.
Биек тау башында,
Акташ-Тау каршында
Туган авылым Иске Акташым.
Туып-үскән җирем,
Сагынып кайттым сине,
Нигеземнең кочам ак ташын.
Мең-мең төскә кереп җем-җем итә
Кук йөзендә шаян йолдызлар.
Чишмә буйларында шундый ямьле —
Авылымда кичке уеннар.
Авылымда җиде урам,
Тирәсе яшел чирәм.
Сандугачлар белән бергә,
Һәр язда кайтып күрәм.
Күңелемне назлап сөя
Туган җиремнең җиле.
Җил шикелле назлы, иркә,
Туган җиремнең теле.
Сузма әле кулларыңны, ак каен.
Минем дә бит синең кебек хәлкәем.
«Якташ!» диеп керәлмимен хәлеңә.
Мин үзем дә бер килмешәк хәлендә.
Алтын яллы толпар атларыбыз
Алып китте безне бала чактан.
Төшләремдә моңсу гына кешни
Тәүге тапкыр меңгән җитез атлар.
Юлларга үлән үсмәсен,
Чуалмасын сукмаклар.
Якын дус һәм туганнарга,
Ямь түрендә җырлар бар.