Сиңа да, миңа да

Очраштык бит көтмәгәндә —
Карадың да елмайдың.
Икәү бергә елмаюдан
Яме артты дөньяның.

Бәхет җитә дөньяда
Сиңа да, миңа да.
Чын мәхәббәт нурын сибә
Сиңа да, миңа да.

Очраштык бит көтмәгәндә —
Өмет тулы йөрәгем..
Сизми калдым — ахры, сиңа
Гомерлеккә бәйләндем.

Бәхет җитә дөньяда
Сиңа да, миңа да.
Чын мәхәббәт нурын сибә
Сиңа да, миңа да.

Оставьте комментарий