Сызып ташлыйм сиңа кадәр булганнарны,
Хәтеремнән җуям синсез узганнарны,
Мине гафу итегез сез, алданганнар,
«Яратмады инде» — диеп зарланганнар, зарланганнар.
Сиңа кадәр, сиңа кадәр, сиңа кадәр
Йөрәгемнең кайнарлыгын белмәгәнмен,
Бу тормышның матурлыгын курмәгәнмен
Сиңа кадәр, сиңа кадәр, сиңа кадәр.
«Янам» — диеп, яналмаганмын да микән? —
«Яратам» — дип, яратмаганмын да икән.
Бармакларың, чәчләремнең арасында,
Упкыннарга төшә синең карашың да,
Иреннәр дә синең — чия иреннәрең,
Болай ук мин бер кем өчен өзелмәдем, өзелмәдем.
Сиңа кадәр, сиңа кадәр, сиңа кадәр
Йөрәгемнең кайнарлыгын белмәгәнмен,
Бу тормышның матурлыгын курмәгәнмен
Сиңа кадәр, сиңа кадәр, сиңа кадәр.
«Янам» — диеп, яналмаганмын да микән? —
«Яратам» — дип, яратмаганмын да икән.
Яратусыз да бит гомер үтә икән,
Үтә икән дә, мәгънәсез үтә икән,
Ул назларны тоеп яшәү бүтән икән,
«Башлар китә» — диләр, башлар китә икән, китә икән.
Сиңа кадәр, сиңа кадәр, сиңа кадәр
Йөрәгемнең кайнарлыгын белмәгәнмен,
Бу тормышның матурлыгын курмәгәнмен
Сиңа кадәр, сиңа кадәр, сиңа кадәр.
«Янам» — диеп, яналмаганмын да микән? —
«Яратам» — дип, яратмаганмын да икән.
Йөрәгемнең кайнарлыгын белмәгәнмен,
Сиңа кадәр яналмаганмын да икән,
Сиңа кадәр яратмаганмын да икән…