Уза, уза
Алкы — салкы яшәү яшәү түгел,
Килә таулар үреп яулыйсы
Салган эзләреңнең, җимешләрен
Еллар үткәч санап барлыйсың
Алкы — салкы яшәү яшәү түгел,
Килә таулар үреп яулыйсы
Салган эзләреңнең, җимешләрен
Еллар үткәч санап барлыйсың
Узган гомер — синең хакта кемнәр сөйләр?
Яшьлектәге дуслар, истә калган көйләр,
Без утырткан алмагачлар, саф чишмәләр,
Үз кулыбыз белән салган матур өйләр.
Бакчадагы гөлләремне
Өзми сиңа сакладым.
Көзләр җитте, гөлләр шиңде,
Ә син һаман кайтмадың.
Ялгыз булмасам да ялгызмын мин,
Чит кочакта өшим, туңам мин.
Янымдагы кояш һич җылытмый,
Якты йолдыз, ә син, кайда син?
Суларга карасаң, агасы киләдер,
Утларга карасаң, янасы киләдер.
Карларга карасаң, ак булып туасы,
Тугачтын ак булып каласы киләдер.
Ак булып тумагач, ак булып яши алмый күңел.
Яшисе иде дә, тик мондый язмышларда түгел.
Китәсе иде бит мәңгелек кыш булган җирләргә.
Умырзая чәчәк аткан чакта
Ялгыз йөрим урман буенда,
Күңелләрем ләкин ялгыз түгел,
Син буласың һаман уемда.
Гел шулай керәсең төшемә:
Кулыңда чәчәкләр бәйләме,
Каядыр ашыккан җиреңнән
Карыйсың әйләнеп-әйләнеп.
Сине төштә күрдем — йөри идең
Сәхрәләрдә ап-ак күлмәктән.
Үпкә тулы күзләреңә бактым —
Ыңгырашу чыкты йөрәктән.
Әнием иелгән, бөкрәйгән
Тартадыр «уфалла» арбасын.
Шул чаклар исемә төшә дә
Кузгата йөрәгем ярасын.
Кулны кулга куеп,
Иңнәр иңне тоеп,
Күпме генә басып торсак та,
Безнең моңны сизеп,
Аерыласыз, диеп,
Пышылдашты сыман усаклар,
Пышылдашты көзге усаклар.