Кояштай елмай

Айның язмышы
Төнгә бәйләнгән.
Кояш тирәли
Мәңге әйләнгән.
Толымы төннең
Чем-кара икән.
Күлмәген дә төн
Карадан теккән.

Исән-сау бул, әни!

Бәлки, бик сагынмам
Дип киттем авылдан,
Ә күңел барыбер сагына.
Син калдың шул анда —
Сагынам шуңа да.
Гомер ит син исән-сау гына!

Җәйге кичтә

Җәйге кичтә чыгам болыннарга —
Икәү генә йөргән җирләргә.
Ул вакытлар калды, микән ни соң
Инде сагынып кына сөйләргә?!

Әйләнеп кайт әле авылга

Юксынам дисең син, нигә соң?
Гомерең узмаган бит әле.
Туган як туфрагын сагынып,
Әйләнеп авылга кайт әле.

Җыр эчендә йолдыз булмый

Туган ягымда бер күл бар,
Күл эчендә кондыз бар.
Туган якта бер җыр оттым,
Җыр эчендә йолдыз бар.
Җыр эчендә йолдыз булмый,
Җыр эчендә моң була.
Бергә чакның кадерен белик,
Аерылгач соң була.

Җырлыйм туган якта

Ничек ташлап китим,
Ничек ялгыз итим
Сөн буенда үскән талларны?
Кала чишмәләр дә,
Белмим нишләргә дә —
Ташлап китә алмам аларны.

Авыл капкасы (беренче вариант)

Җиде юл чатында,
Җиде юл башында,
Тора ул авылым капкасы.
Киткәнне озатып,
Күңелне юатып,
Сөенеп, каршылый кайтканы.