Төшләремә кердең

Сәхрәләрдә ап-ак күлмәктән.
Үпкә тулы күзләреңә бактым —
Ыңгырашу чыкты йөрәктән.

«Кил!» — димәдең, «Китмә!» — дип әйтмәдең,
Басып тордың ялгыз каендай.
Якынайган саен ерагайдың,
Үзең пышылдадың: «Якынай!»

Төшләремә кердең — сагындырдың,
Төшләремдә йөрдең син кичә.
Сине тапмый, сине кочакламый
Уянасым килми — үпмичә.

Оставьте комментарий