Умырзая чәчәк аткан чакта
Ялгыз йөрим урман буенда,
Күңелләрем ләкин ялгыз түгел,
Син буласың һаман уемда.
Умырзая үскән уйсулыкта
Җем-җем иткән әллә кармы икән?
Көтәр идем яңа карларны да,
Күрешер көннәр алда бармы икән?
— Күзләреңнең моңсу карашларын
Охшатам, — дип, — умырзаяга,
Күңелемә утлар салдыңмыни
Үтсен диеп гомере заяга?!
Умырзая чәчәк аткан чакта
Ялгыз йөрим урман буенда,
Күңелләрем ләкин ялгыз түгел,
Син буласың һаман уемда.