Авыл (Хушлашу)

Синең җылы яңгыр ява сибәләп.
Элек печән чапкан безнең болыннарны
Никтер баскан әрсез тигәнәк.
Эчеп үлгән икән быел мескен Гариф,
Әминәләр күчеп киткәннәр.
Урамнарда юк бер җан иясе,
Әйтерсең дә: агу сипкәннәр.

Чын ирләр

Ул эштән кайта һәр көнне арып,
Чүт соңга калып, әз генә салып.
Биргәнне ашый, тормый сайланып,
Һәр шимбә бәйрәм, мунчаны ягып.
Лимонад эчми, ярата әйрән,
Нәрсә бар — шуны өстенә кигән.
Күн итекләре аның берничә,
Сибенми хушбуй, ул аны эчә.

Яз

Горур атлый ата каз,
Урамда, күрәсең, яз.
Сыерның күзендә наз,
Димәк, ул быел буаз.
Тама тамчы, эри кар,
Сабан көтә басулар.
Бүген бар да шулай булса,
Иртәгә дә өмет бар.
Рәхәт табып иртәдән
Атлый песи киртәдән.
Канатын кага әтәч,
Янына тавык килгәч.
Болытлар юк, күк зәңгәр,
Саф һава сулый өйләр.
Исән-имин кышны чыктык,
Яз иртә килә, диләр.

Ялгызлык

Табигатьнең кырыктагы
Ялгыз хатын кебек чагы:
Көн дә яңгыр, көн дә җилләр яфрак куа.
Иртә-кичен күкләр соры,
Көндез сирәк кояш нуры.
Бу вакытта матур таңнар сирәк туа.

Уйлану (икенче вариант)

Суларга карасаң, агасы киләдер,
Утларга карасаң, янасы киләдер.
Карларга карасаң, ак булып туасы,
Тугачтын ак булып каласы киләдер.
Ак булып тумагач, ак булып яши алмый күңел.
Яшисе иде дә, тик мондый язмышларда түгел.
Китәсе иде бит мәңгелек кыш булган җирләргә.

Юксыну (дүртенче вариант)

Таң алдыннан үләннәргә чык төшкән,
Син киткәнгә инде ничә ел үткән.
Синең җаның миңа читтән карыйдыр,
Минем үткән адымнарны саныйдыр.

Яратам (унынчы вариант)

Күп тапкыр әйттеләр: син көчле юлыңда булганда,
Күрсәтмә күз яшьне ватылган күңелең тулганда.
Киткәннәргә дәшмә, эзләмә үткән көн җылысын,
Син түгел, башкалар юлларда абынып егылсын.