Уйламыйча сүз әйттем

/Наил абый Гаетбаевның бер драмасына язылган җыр/

Ялгыз булмасам да ялгызмын мин,
Чит кочакта өшим, туңам мин.
Янымдагы кояш һич җылытмый,
Якты йолдыз, ә син, кайда син?

Мине мәңге-мәңге кичермәссең,
Уйламыйча мин бит сүз әйттем.
Үз парымны бер көн таптым да ул,
Җан-ярымны, сине югалттым.

Төссез-нурсыз булып үтә көннәр,
Сине искә алып юанам.
Төшләремә керсәң — бу зур шатлык,
Исемеңне әйтеп уянам.

Мине мәңге-мәңге кичермәссең,
Уйламыйча мин бит сүз әйттем.
Үз парымны бер көн таптым да ул,
Җан-ярымны, сине югалттым.

Үзем сүндердем бит сөю утын
Уйламыйча бер көн сүз әйттем.
Булса икән җаным, булса икән,
Яшьлек хаталарын төзәтеп.

Мине мәңге-мәңге кичермәссең,
Уйламыйча мин бит сүз әйттем.
Үз парымны бер көн таптым да ул,
Җан-ярымны, сине югалттым.

Пар каеннар янына бер кил син.
Тагын бер кат, әйдә, аңлашыйк.
Сөю урманына керик тә без,
Керик тә без, чыкмыйк, адашыйк.

Мине мәңге-мәңге кичермәссең,
Уйламыйча мин бит сүз әйттем.
Үз парымны бер көн таптым да ул,
Җан-ярымны, сине югалттым.

Оставьте комментарий