Ике дус

Дусларым, сез беләсезме,
Дүрткүз белән Йомгакны?
Берсе — эт, ә берсе — песи,
Дус яшиләр шулчаклы!
Бергә сөт эчәләр алар,
Бергә шулпа ашыйлар.
Ә аннан соң бер ояда
Рәхәтләнеп йоклыйлар.

Кимсетмәгез ялгызларны

Әйтмәгезче җан өшеткеч сүзләр
Пар канатсыз, ялгыз калганнарга,
Сагыш төсе сары, сары чәчәкләрне
Бүләк итә күрмәгез аларга.