Узган көннәр

Узган гомер — синең хакта кемнәр сөйләр?
Яшьлектәге дуслар, истә калган көйләр,
Без утырткан алмагачлар, саф чишмәләр,
Үз кулыбыз белән салган матур өйләр.

Узган көннәр… Сезне санау кирәк микән?
Кемгә әле утыз, кемгә инде сиксән —
Үзгәрми ул санаулардан бернәрсә дә,
Аккан суга керәләр тик бер мәртәбә!

Узган еллар үлчәнмидер бизмәннәрдә,
Сыналадыр адәм изге гамәлләрдә.
Озын гомер юл(ы)на чыкканнарга әйтәм:
һәрбер кеше үз-үзенә куя һәйкәл!..

Оставьте комментарий