Син һаман да унсигездә кебек

Син һаман да унсигездә кебек,
Син һаман да шулай сөйкемле,
Чәчләреңне тик шаярып кына
Акка буягансың шикелле.

Син үлгәнче мине сагынырсың

Син үлгәнче мине сагынырсың,
Күз алдыңнан китмәм гомергә.
Минем сөю якты хәтер булып,
Синең белән йөрер гел бергә.

Син җитмисең җанга

Онытырга күмпе теләсәм дә,
Йөрәгемнән һаман китмисең.
Гомер елгам ага салмак гына,
Тик син генә җанга җитмисең.

Син җанымны тыңла

— Сөймисеңдер, юктыр, чынлап сөйсәң,
Бүләк итәр идең бер чәчәк… —
Бүләк итәр идем, әгәр тапсам
Синнән гүзәлерәк гөлчәчәк.

Син яратсаң, бүген ярат мине

Күзләреңдә диңгез төсен күрәм,
Чәчләреңә көмеш сибелгән.
Син яратсаң, бүген ярат мине,
Безгә гомер бик аз бирелгән.