Көтәм сине (өченче вариант)

Сине көтәм, шәфәкъ шәүләседәй,
Офыккача сузылсачы хәбәр.
Иңнәремнән таулар төшәр сыман,
Кайтам, диеп, аваз салсаң әгәр.

Сездә кала ярты җаныбыз

Утлар сүнәр тиздән бу залларда,
Алкышлар да тынар, җырлар да.
Җырланачак яңа җырларыбыз
Чакыра безне ерак юлларга.

Сине очраттым

Сине очраттым гомеремнең
Ямансу чакларында.
Гөл булып ачылдым кабат
Назлы кочакларыңда.
Ераклардан миңа кабат
Аваз салды язларым.
Күңел күкләремдә балкып
Кабынды йолдызларым

Син — минем җанымның яртысы

Син — минем җанымның яртысы
Яшисең йөрәгем түрендә
Нур сибеп барасы юлыма
Балкыйсың күңелем күгендә

Син җитмисең җанга

Онытырга күмпе теләсәм дә,
Йөрәгемнән һаман китмисең.
Гомер елгам ага салмак гына,
Тик син генә җанга җитмисең.

Безнең гомер (беренче вариант)

Таңдан искән җилләр кебек,
Гомерләр узып бара.
Безнең гомер әйтерсең лә
Күз ачып йомган ара.
Тәгәри гомер йомгагы,
Юлларны саный-саный.
Тотам димә ул йомгакны,
Тәгәри, һич туктамый.

Балачак (беренче вариант)

Хыялдагы татлы бер төш кебек
Сизелми дә узды балачак.
Гомер узган саен һәркем аны
Сагыныплар искә алачак.