Дәртле биюләр
Дәртле биюгә чакыра
Тальян гармун моңнары.
Егетләре гармун уйный,
Кушылып җырлый кызлары.
Дәртле биюгә чакыра
Тальян гармун моңнары.
Егетләре гармун уйный,
Кушылып җырлый кызлары.
Кабат килде язлар,
Йөрәк тулы назлар,
Өмет-хыял тулы күңелдә.
Язлар белән бергә
Якты хатирәдәй
Яшьлек кайтыр сыман бер мәлгә.
Төнбоеклы күл буенда
Бергә яккан учаклар.
Күпме генә сагынсаң да,
Кире кайтмый ул чаклар.
Урманнарга барсаң, дустым,
Адашма юлларыңны.
Искә ал бергә чакларны,
Тугры җан дусларыңны.
Кабат килә ямьле язлар,
Күңелләрне сөеп-назлап,
Якты кояш сибә нурларын.
Безнең өметләрне аклап,
Кошлар кайта туган якка,
Яңыратып шатлык җырларын.
Яз кояшы балкый күктә,
Нурлар сибеп дөньяга.
Яшәрә бөтен тирә-як,
Бар табигать уяна.
Күңелемә моңнар тулганда,
Сагыш-моңнан күңел сызганда.
Яшьлек урамнарын узамын,
Янә гармунымны сузамын.
Яшьлекнең язлары,
Онытылмас назлары
Йөрәкләргә бетмәс моң сала.
Иң татлы хыяллар,
Онытылмый ул ярлар
Күңелләрдә мәңге саклана.
Ак чәчкәләр миңа кирәк түгел дисең,
Бәлки кемдер чәчкә көтәдер.
Сөйгән ярын табып, матур тормыш корып,
Бәхетләрен өмет итәдер.
Гармун моңнары яңырый
Кичен чишмә буенда.
Бер яшь егет гармун уйный,
Кемнәр икән уенда.