Син яратсаң, бүген ярат мине

Күзләреңдә диңгез төсен күрәм,
Чәчләреңә көмеш сибелгән.
Син яратсаң, бүген ярат мине,
Безгә гомер бик аз бирелгән.

Тәңкә карлар ява гөлләремә
Көзләр инде әллә җиттеме?!
Син яратсаң, бүген ярат мине,
Әрнүләргә дучар ит инде.

Без барыбер бер һаваны сулап,
Җир шарында бергә яшибез.
Син яратсаң, бүген ярат мине,
Яратырдай чакта яшибез.

Мәхәббәт ул мәңге сүнми торган,
Үлми торган тойгы кешедә.
Син яратсаң, бүген ярат мине,
Бүген төнлә кер син төшемә.

Оставьте комментарий