Әбиләр чуагы (икенче вариант)

Күренеп күзләргә
Табигать үзгәрә.
Калдырып яшьлекне,
Керәбез көзләргә,
Әллә көз килгәнгә,
Яшь килә күзләргә.
Язларны, җәйләрне
Кайлардан эзләргә?

Ырынбур далалары

Ырынбур далалары,
Кайда сез татар-башкортның
Таралган балалары?
Ырынбур далалары,
Бу дала балаларының
Эй ерак аралары.

Күңелдә шатлыклар кабына

Без кемнән ким әле бу якты дөньяда,
Бер дигән бит әле хәлебез.
Кайгырмыйк әле без кайгыга үч итеп,
Юкка да борчылмыйк әле без!