Син һаман да унсигездә кебек,
Син һаман да шулай сөйкемле,
Чәчләреңне тик шаярып кына
Акка буягансың шикелле.
Яшьлек узды, сизми калдым, дисең,
Сүзкәйләрең дөрес түгел лә;
Яшерен генә дөрләп янар өчен
Качып калган бит ул күңелдә.
Син һаман да унсигездә кебек,
Син һаман да шулай ягымлы.
Күзләреңдә мин әле дә күрәм
Мәхәббәтле тәүге язымны.