Син җанымны тыңла

— Сөймисеңдер, юктыр, чынлап сөйсәң,
Бүләк итәр идең бер чәчәк… —
Бүләк итәр идем, әгәр тапсам
Синнән гүзәлерәк гөлчәчәк.

— Бүләк ит син миңа рәсемеңне, —
Яшьлек альбомны бизәрмен —
Альбомыңда түгел, йөрәгеңдә
Мин яшәрга телим, гүзәлем…

— Сөймисеңдер, юктыр, әгәр сөйсән,
Туры карар идең йөземә… —
Күз тияргә мөмкин сиңа, иркәм,
Ирек куйсам очкын — күземә.

— Син бит җырчы! Мәңгеләштер җырда
Миңа булган кайнар хисләрең! —
Ятлар отып, тәрәзәң төбеңдә
Мин булып җырларлар кичләрен…

— Сөймисеңдер, юктыр… «Сөям» — диеп,
Әйткәнең юк күпме күрешеп: —
Сүзләр нигә? Син җанымны тыңла,
Сулышымны, йөрәк тибешен!..

Оставьте комментарий