Җилләр иссәләр

Җылы яклардан җилләр иссәләр,
Мин аларны якын итәрмен.
Сәламеңне алып килсәләр,
Мин җилләрне сагынып көтәрмен.

Туган җиремә (икенче вариант)

Аунар өчен синең чирәмнәрдә,
Сабый бала буласым килә.
Чыклы төндә ефәк үләннәргә
Тамчы булып кунасым килә.

Ерактагы якын кешемә

Таулар сере — синең ачкан серләр,
Таулар керә минем төшемә.
Күңел күзем һаман сиңа карый —
Ерактагы якын,
Ерактагы якын кешемә.