Халкым өчен (икенче вариант)

Ап-ак алтын җырларымны
Җырламыймын данлык өчен.
Җырлыймын тик илем өчен,
Үз туган(дай) халкым өчен.
Саф көмештәй җырларымны
Җырламыймын алтын өчен.
Җырлыймын тик саф көмештәй
Саф йөрәкле халкым өчен.

Сагышланма

Яшьлек үтте ярсу давыл сымак
Калды анда, безнең язмышларда.
Тик аларга карап, сүнә күрмә,
Сагышланма күңел, сагышланма.

Сагынам да кайтам, туган ягым

Сагынам да кайтам, туган ягым,
Күңел моңсулана киткәндә.
Әллә хушлашканда шулай авыр,
Әллә очрашуны көткәндә,
Күңел моңсулана киткәндә.

Син һаман да унсигездә кебек

Син һаман да унсигездә кебек,
Син һаман да шулай сөйкемле,
Чәчләреңне тик шаярып кына
Акка буягансың шикелле.

Сагынуларым шулдыр, күрәсең (икенче вариант)

Нинди хәл бу?
Чишмә җырласа да,
Шаулап ага тигез камышым.
Ишетелә кебек тавышың
Сулкылдатып йөрәк,
Сулкылдатып йөрәк сагышын.

Кышкы моңнар (икенче вариант)

Ап-ак карлар ява, карлар ява,
Җирдә кышны сагынып көтә микән?
Сагынып та көтәр кешең булса,
Бу гомерләр матур үтә икән.

Ак җыр (өченче вариант)

Бар дөнья ак кына,
Күңелләр шат кына,
Коела, коела ап-ак кар;
Ак уйнак буранда
Без икәү урамда —
Бу ак төн гомерлек бер ядкарь.