Җырчы камышларым

Зәңгәр күлнең яшел камышлары,
Сезнең янга килдем тагын мин.
Сез — минем иң якын сердәшләрем,
Җырчылары яшьлек таңымның.

Яз килә (беренче вариант)

Әллә кыш бетеп бара, тәрәзне ачып кара,
Кошлар сайраулары бүген моңлырак төсле.
Сыерчыклар кайтканнар, бердә карамаганнар,
Күрәсен сыерчыкларның сагышы көчле.

Ялгыз аккош күлләрдә

Күл өстендә ялгыз аккош йөзә,
Нигә ялгыз, нигә пары юк?
Парсызларның күңелләре моңлы,
Парлыларның гына зары юк.

Көзге ярату

Яңгыр, яңгыр, җылы яңгыр, чәчләр чылата,
Каеннарны чыклар белән, август елата.
Җәй безнең белән хушлаша,
Күңелем минем адаша,
Көзге яңгыр сагышлар ата.

Көзге моң (беренче вариант)

Сизелми дә калды җәй узганы,
Күңелләрдә хәзер көз җыры.
Түтәлләрдә гөлләр моңаешкан,
Җиргә ява яфрак яңгыры.

Үпкәләмә, әнкәй!

Әллә инде картаясың, әнкәй,
Җыерчыклар арткан йөзеңдә.
Күкрәгеңә тулган моңнарданмы,
Сагышланып калган күзең дә.

Һич онытма

Ник очрадык миңа тормышымның
Зур юлында сердәш булмагач,
Күзләремә карап «сөям!» дидең,
Үзен башкаларны уйлагач?

Минем әнкәй гөл ярата иде

Минем әнкәй гөл ярата, иде,
Матур иде аның күңеле.
Тормыш тәрәзләрен бизәп торды,
Күңел нуры булып, һәр гөле.