Син — минем җанымның яртысы

Син — минем җанымның яртысы
Яшисең йөрәгем түрендә
Нур сибеп барасы юлыма
Балкыйсың күңелем күгендә

Син — минем язларым

Сине миңа якты язлар бирде,
Ничә язлар инде без бергә.
Ничә еллар һаман сөям, янам,
Мин язларда калдым гомергә.

Син — минем киләчәгем

Тормышым юлында ялгызым калганда,
Очыр канатларым армансыз талганда,
Тик син мине күрдең, хәлкәемне сиздең,
Син яныма килдең, син миңа кул бирдең!

Син — минем кешем!

Син — минем язым,
Син — иң тәүге назым,
Умырзаялай балкыган талым.
Син — умырзаялай балкыган талым,
Син — минем язым!

Син — кояшым, син — аем

Син — кояшым, син — аем,
Син — минем йөрәк маем.
Яшәр өчен илһам алам
Мин синнән, җаныкаем.
Син — кояшым, син — аем,
Син — минем йөрәк маем.
Яшәр өчен илһам алам
Мин синнән, җаныкаем.