Син — башканың бәхете

Йөрәгемне учларыма
Йомарлап түзәм инде.
Уйларымны күзләремнән
Укыйсың, сизәм инде.

Гафу үтенмә, кирәкми,
Син — башканың бәхете,
Кайларда йөрдең адашып,
Соңлаган мәхәббәтем?

Никадәрле күзләреңә
Карамаска тырышам.
Мине түгел, ташны эретер
Бер ялкынлы карашың.

Гафу үтенмә, кирәкми,
Син — башканың бәхете,
Кайларда йөрдең адашып,
Соңлаган мәхәббәтем?

Теләсәң, шашкын хисләрне
Туктатып була, имеш.
Булдыралсаң, янмый кара,
Йөрәгеңдә ут килеш.

Гафу үтенмә, кирәкми,
Син — башканың бәхете,
Кайларда йөрдең адашып,
Соңлаган мәхәббәтем?

Оставьте комментарий