Моңлану (өченче вариант)

Синең җырың — минем җырым иде,
Синең язмыш — минем язмышым.
Ул җырларны хәзер ялгыз җырлыйм…
Мин ялгыштым, ахры, мин ялгыштым.
Мин ялгыштым, ахры, ялгыштым.

Моңлану (икенче вариант)

Тулган айга карап, чәчләреңне тарап
Моңсу җырлар ләкин җырлама,
Сиңа карыйм да мин, күзем ала алмыйм,
Мин моңланмыйм, җаным моңлана.

Моңлы җырым

Ничә кышлар үтте, ничә язлар килде,
Ак күлмәкләр килде киясе.
Сөю бүләк иттең, мине ялгыз иттең,
Авыр миңа, ничек түзәсе?

Мамык шәлен иңнәренә сал да

Кайттым әле яшьлек елларыма,
Хыял сукмагыннан атларга.
Хыялларым миңа иман бирде
Күңелемдә сине сакларга.

Мизгелләр агышы

Югалту, табышлар,
Үкенү ялгышлар,
Газаплы юксыну, сагышлар,
Үтмәгән киртәләр,
Тумаган иртәләр,
Ул безнең киләчәк язмышлар.

Миләш (беренче вариант)

Без үстергән миләш
Һаман бөдрә, көләч,
Яфрак яра, яфрак — син киткәч.
Аңламыймын һич, һич —
Яфрак яра ничек,
Ничек яфрак яра син киткәч?

Мин дә шул торналар шикелле

Торналар кычкырып уздылар,
Кычкырып уздылар илереп.
Мин беләм: өзелде җаннары
Туган җир калганын сизенеп.

Мин каен булыр идем

Көзге урман, каен яфраклары
Әкрен җилдән җиргә коела.
Сары яфрак сыман сары сагыш
Әйдәп килә гомер буена.