Мизгелләр агышы

Югалту, табышлар,
Үкенү ялгышлар,
Газаплы юксыну, сагышлар,
Үтмәгән киртәләр,
Тумаган иртәләр,
Ул безнең киләчәк язмышлар.

Мизгелләр, минутлар
Туктаусыз агалар,
Вакытның аяусыз агышы.
Яшьлегем киченнән,
Ак томан эченнән
Ишетәм кебек мин тавышың.

Оставьте комментарий