Яшьлек (икенче вариант)

Яшьлек, яшьлек!
Йолдызларга дәштек: —
Яз чәчәге кебек тиз сүнмә, яшьлек!..
Яшьлек, яшьлек!
Гөлдәй калма корып,
Аяз күгеңне капламасын болыт…

Шомырт чәчәкләре

Тын елгада ялгыз ай шәүләсе
Давыл да юк, исми җилләр дә.
Күңелемдә шомырт чәчәкләре
Хәтер кебек ярсып тибрәнә.

Җырымда юатырмын

Җырлар өчен җырым бар,
Сөйләр өчен серем бар.
Син генә тик аңламыйсың,
Әллә инде күңелең тар,
Әллә авыр кайгың бар?

Ялгыз көймә (икенче вариант)

Берни сорама, тын гына
Күземә кара, ярым:
Күзләрдән дә белеп була
Күңелдә ниләр барын.
Ялгыз көймә бөтерелә
Һәм чайкала Иделдә.
Зур дулкыннар күтәрелә
Күңелемдә минем дә!

Моңланма (беренче вариант)

Тулган айга карап
Чәчләреңне тарат,
Моңсу җырлар ләкин җырлама.
Сиңа карыйм да мин —
Күзем ала алмыйм —
Мин моңланмыйм, җаным моңлана.

Моңлану (икенче вариант)

Тулган айга карап, чәчләреңне тарап
Моңсу җырлар ләкин җырлама,
Сиңа карыйм да мин, күзем ала алмыйм,
Мин моңланмыйм, җаным моңлана.

Минем Казан

Дөнья якты ямьгә күмелгәндәй була,
Нурлар сибә бөтен тирә-якка Казан.
Барча җирләр нур көлтәсе белән тула, —
Казан туды микән әллә гүзәл яздан?

Безгә дөнья дәшә

Яну-дөрләү, уйнау-көлү — туган-үскән якта.
Үзе бәхет икән җырлау, дустым, синең хакта.
Шаяр әле, уйна әле, елмай әле тагын,
Күңелеңә күзләремнән нурлар җыяр чагың.