Кайда син, әнкәй?

Җирдә барын беләм,
Белмим үзен генә,
Әнкәемне кемнәр яшергән?
Син әнкәем диеп,
Бердәнберем диеп,
Белмим кемгә, кемгә дәшәргә?

Мин дә шул торналар шикелле

Торналар кычкырып уздылар,
Кычкырып уздылар илереп.
Мин беләм: өзелде җаннары
Туган җир калганын сизенеп.

Чаптарым

Нинди язмыш безне көтә икән?
Кая чаба икән чаптарым?
Аргамагым эзләп чаба төсле
Бер кайгысыз колын чакларын.
Аргамагым чаба, һаман чаба, —
Тирә-юньдә бары ут кына…
Берәүләргә алтын, алтын яңгыр ява,
Алтын ирләр яуда, яуда ятып кала…
Юллар илтә безне упкынга.

Теләче (икенче вариант)

Сандугачның сайраганын тыңлыйм,
Җырлыйсы килә, көләсе килә.
Яңа бәхет теләп, алсуланып
Таң беленеп килә Теләчедә.

Зәңгәр кыңгыраулар

Кырда йөргән чакта кыңгырау гөл
Бүләк иткәннәрең истә гел.
Шуннан бирле, сине сагынганда
Кыңгыраулар чыңын ишетәмен.

Араларда еллар — киртәләр

Бергәләшеп йөргән сукмаклардан
Ялгыз гына кайтып киләмен.
Син яраткан чәчәкләрне җыеп,
Такыялар үреп киямен.