Хуш, иске ел

Әй, иске ел, сизелми дә
Узып киткәнсең.
Син якты да, кадерле дә
Булган икәнсең.

Бураннар (беренче вариант)

Сиңа кайтыр юлларымда —
Җәяүле буран
Юлларымны йөгрә-йөгрә
Чистартып куйган.
Колач җәеп каршы алды,
Нәкъ синең сыман.
Сиңа кайтыр юлларымда
Җәяүле буран.

Булмас димә

Әти-әни, без дөньяга килгәч,
Белмим ,нинди теләк теләгәндер.
Бәхетләре булсын , дигәннәрдер,
Җырчы булсын иде, димәгәндер.

Җирсү

Сагыну-сагышларга
Чара табалмыйча
Авылыма кайткан чагымда,
Үзәкләрне өзеп, яңара яңадан
Мәтрүшкәләр исе җанымда.

Әле мин сине гафу итмәдем

Әле мин сине гафу итмәдем,
Иңемә килеп сарыла күрмә.
Күз яшьләреңне күрсәтмә миңа,
Ялына күрмә, ялына күрмә.

Үпкәләмә (икенче вариант)

Таң атканда чык бөртекләрендә
Якты нурлар уйный җем-җем килеп.
Үпкәләмә, иртән йокылардан
Уянганда күз яшемне күреп.

Үкенмә

Кешеләргә биргән бәхет
Безгә язмаган.
Язмыш безне мәхрүм иткән
Сөю-назлардан.
Юлларыбыз төрле якка
Адашып киткән.
Аерым-аеры гел заяга
Гомерләр үткән.