Уйлану (беренче вариант)

Таң нурлары төнне эреткәндәй,
Бәхет булып миңа син килерсең.
Яннарыма утырып, мин яраткан
Чәчләреңне тарап үрерсең.

Уйлама әле картаям дип

Ник көзгегә карап монаясың,
Ак чәчләрен кат-кат саныйсың.
Әллә инде юри ни әйтер дип,
Мине микән шулай сыныйсың.
Әллә инде юри ни әйтер дип,
Мине микән шулай сыныйсың.

Төшләреңә синең керәм

Төшләреңә синең керәм,
Тетрәндерәм күңелне.
Әнә, керфек очына
Тагы да чык эленде,
Төшләреңә синең керәм.

Төшләреңә килеп керермен

Хәлләремне сорый күрмә инде
Беләсен бит йөрәк янганын!
Еллар арты, еллар узган саен
Сөюемнең арта барганын!