Боз киткәндә (Агыйделдә боз киткәндә)
Кичә төнлә керфек какмадым,
Кичә төнлә йокы тапмадым;
Агыйдел агышына, кошларның (бозларның) тавышына,
Йөрәгем сагышына.
Кичә төнлә керфек какмадым,
Кичә төнлә йокы тапмадым;
Агыйдел агышына, кошларның (бозларның) тавышына,
Йөрәгем сагышына.
Ак каеннар һаман ак кына,
Ак томаннар бөтте таралып.
Ак яулыгым җилгә җилбердәй,
Минем генә күңел яралы…
Хушлашканда кулларыма,
Елмаеп кул сузганда,
Син ышанма шатлыгыма,
Көләм елар урында.
Хушлашканда соңгы тапкыр,
Бәхетле бул дисәнче,
Син ышанма теләгемә,
Теләкләрем бәхәсле,
Теләкләрем бәхәсле.
Синең кайнар хисләреңнән,
Таң бизәгән чәчләреңнән
Алтын нурлар чәчелә,
Алтын нурлар чәчелә.
Син — мәхәббәт җырым минем,
Тик бер сине җырлыймын.
Син күз сирпеп карыйсың да
Күңелемне нурлыйсың.
Күңелем һич талмас канатлы,
Талпына биектә-биектә.
Күзләрем, уйларым гел күктә —
Гашыйкмын очучы егеткә.
Ашыгып үтсә дә көннәрем,
Озын шул, бик озын төннәрем.
Киттең син, син киттең еракка,
Әйләндең тик өмет сагышка.
Тын кич булып, хуш ис булып кердең,
Тын җил булып истең күңелгә.
Алар миңа гомерлекә микән,
Әллә микән бары бүгенгә?
Иркә нурлар күңелемдә
Уйный бүген, уйный.
Язлар яна йөрәгемдә
Кояш булып елмай.
Алмагачым ак чәчәкле
Көтерсеңме алмасын?
Ак чәчәкле мәхәббәтем
Үкенечкә калмасын!