Таң нурлары төнне эреткәндәй,
Бәхет булып миңа син килерсең.
Яннарыма утырып, мин яраткан
Чәчләреңне тарап үрерсең.
Ал шәфәкъәөн тамган соңгы нурны
Караңгылык ялмап алганда, —
Ник китте ул, нигә китте? — диеп
Мин дәшәрмен уйчан талларга.
Йә син, чөеп алтын толымнарың: —
Бөтенләйгә калам! — диярсең.
Яшьлегеңнән, сихри яшьлегеңнән
Ак күлмәгең алып киярсең.