Төшләремә керә бөдрәләрең

Төшләремә керә бөдрәләрең,
Чәчләреңдә (чәчләреңә) гелән (кереп) адашам.
Хыялларым эри ал таңнарда,
Таңнар охшаш синең карашка.

Төшләремдә син

Син минем хыялымда
Миңа елмайдың да,
Күземә карап, мине чакырдың.
Мин әзрәк оялдым да,
Кулымны суздым да
Язмышымны сиңа тапшырдым.
Ләкин бу әле хыял гына…

Тәүге чәчәкләр

Артта калды тәүге сөю,
Синсез еллар үтәләр.
Минем сүзләр, минем күзләр,
Сине һаман көтәләр.
Язлар саен чәчәк өздем,
Мине гафу итегез.
Язлар саен кайтса кошлар,
Миннән сәләм әйтегез.

Тәүге нур

Йөрәкнең иң тәүге нуры,
Йөрәкнең иң тәүге нуры,
Кадерлем минем.
Өзелеп сөйгәнен күңелемнең,
Өзелеп сөйгәнен күңелемнең,
Син белсәң иде, син белсәң иде.