Төшләреңә килеп керермен

Хәлләремне сорый күрмә инде
Беләсен бит йөрәк янганын!
Еллар арты, еллар узган саен
Сөюемнең арта барганын!

Хисләремә төреп йөрәгемне
Назлап кына сиңа бирәмен
Рөхсәт итсәң сиздермичә генә
Төшләреңә килеп керәмен

Сөйләр идем сиңа хәлләремне
Сөйләр идем йөрәк серләрем
Куңелемдә булган мәхәббәтне
Сина гына саклыйм сөйгәнем!

Хисләремә төреп йөрәгемне
Назлап кына сиңа бирәмен
Рөхсәт итсәң сиздермичә генә
Төшләреңә килеп керәмен

Төшләреңә килеп керәмен дә
Уйларыңны синең беләмен
Сөям дигән татлы сүзләр белән
Чәчләреңә гөлләр үрәмен!

Хисләремә төреп йөрәгемне
Назлап кына сиңа бирәмен
Рөхсәт итсәң сиздермичә генә
Төшләреңә килеп керәмен

Оставьте комментарий