Уйларымда син генә

Хушлаштың да килми калдың,
Калдың күңелләремдә.
Үзең ишетмисең генә
Исемең телләремдә.

Сәгать саен, минут саен
Уйларымда син генә.
Синсез миңа кыен икән
Үзең белмисең генә.

Күрешергә кулларым бар
Күрер өчен күзләрем.
Күрешергә өметем бар
Өметемне өзмәдем.

Сәгать саен, минут саен
Уйларымда син генә.
Синсез миңа кыен икән
Үзең белмисең генә.

Минутына сиксән тапкыр
Син дип тибә йөрәгем.
Син үзең белмисең генә
Йөрәгемә — йөрәгем.

Сәгать саен, минут саен
Уйларымда син генә.
Синсез миңа кыен икән
Үзең белмисең генә.

Оставьте комментарий