Яшьлек дәвам итсен

Бусаганда кыз сылуы торса да,
Ел артыннан ел йөгереп узса да.
Йөрәгемдә көчем әле җитәрлек,
Яшьләрнеке кебек әле җигәрлек.

Атлар кирәк

Толпар атлар томырылып чаба
Тояклары тими җиргә дә.
Җилдән җитез яхшы атлар кирәк
Ирмен дигән кайсы иргә дә.