Уйланып йөргән идем

Урманнарга кергән идем,
Уйланып йөргән идем.
Агыйделнең уртасында
Агымга йөзгән идем.

Ай аша да күзләремә
Син карыйсың елмаеп,
Чакырасың сузып кулың,
Насыйптыр син, мөгаен.

Ялгызым калган бу төндә,
Йолдызга менгән идем.
Йолдыздагы зәңгәр күлдә
Йөзеңне күргән идем.

Ай аша да күзләремә
Син карыйсың елмаеп,
Чакырасың сузып кулың,
Насыйптыр син, мөгаен.

Таң алдыннан чишмә-судан
Ятып су эчкән идем.
Сызган кашлы тулган айга
Серемне чишкән идем.

Ай аша да күзләремә
Син карыйсың елмаеп,
Чакырасың сузып кулың,
Насыйптыр син, мөгаен.

Оставьте комментарий