Ялгыз торна

Төшләремә кер әле бер,
Хәлләремне бел әле бер.
Синең җылы кочагыңа мохтаҗ чагым,
Өзгәләнә бәргәләнә ятим җаным.

Кайнар утта янам,
Бозлы суда калам,
Нихәл итим икән,
ничек үтим икән,
тормыш дулкыннарын…
Мин бит ялгыз торна,
Зинһар адаштырма,
Нихәл итим икән,
ничек үтим икән,
тормыш упкыннарын.

Ялгыз үткән төн

Бүген очрашмадык. Үкенәсеңме,
Ялгыз үткәненә бу төннең?
Мин үкенәм. Син бит якты нуры
Туачак һәр таңның, һәр көннең.

Язгы хисләр (икенче вариант)

Ап-ак күлмәк кигән алмагачлар,
Сөрмә тарткан уйчан сиреннәр
Йөрәкләрдә хисләр кайнаганын
Зур сер итеп әйтә иреннәр.

Язлар булса…

Язлар булса, ярсып сайрар өчен,
Сыерчыклар канат кагына;
Сыерчыклар канат кагынганда,
Мәхәббәтем, сине сагынам.