Үз-үзеңне алдама

Бергә булган көннәр,
Сихри айлар, төннәр
Яши күңел түремдә, түремдә.
Араларны ялгап,
Яратырга кабат
Телим бүген дә, бүген дә.

Әнкәем кулъяулыгы

Бүләк иттең, әнием, кулъяулык,
«Саклап йөр, — дип, — мәңге куеныңда,
Тормышыңда авыр чаклар булса,
Мин булырмын, балам, яныңда».

Ялгыз торна

Төшләремә кер әле бер,
Хәлләремне бел әле бер.
Синең җылы кочагыңа мохтаҗ чагым,
Өзгәләнә бәргәләнә ятим җаным.

Кайнар утта янам,
Бозлы суда калам,
Нихәл итим икән,
ничек үтим икән,
тормыш дулкыннарын…
Мин бит ялгыз торна,
Зинһар адаштырма,
Нихәл итим икән,
ничек үтим икән,
тормыш упкыннарын.