Туганлык җылысы
Уйнап-көлеп, бергә үстек,
Бер чирәмдә аунадык.
Төрле юллардан китсәк тә,
Туганлыкны сакладык.
Уйнап-көлеп, бергә үстек,
Бер чирәмдә аунадык.
Төрле юллардан китсәк тә,
Туганлыкны сакладык.
Гаиләбез тату булып,
Җырлашып яшик әле.
Аңлап, сизеп бер-бер(е)безне,
Яхшыртып торыйк хәлне.
Әтидән алгансың батырлык,
Әнидән җыйгансың сабырлык.
Торырсың, уңгансың һәр яклап булгансың
Сиңа карап хәйран калырлык.
Өй эшегез шау-гөр килә
Яңгырый җыр-шат, көлеш.
Килгән борынгыдан матур
Гадәт кунакка йөреш.
Якын күреп җыелган сезне дуслар.
Дусларсыз яшәп булмый бу дөньяда.
Тормыш матур була ул дуслар булса,
Якын туганнар гел яныңда булса.
Бер бәйрәмләп алыйк әле туган якта,
Туганнарың җыелганда бергә чакта,
Гармун күрекләрен сузам, сузам шушы көйгә,
Бер җырлашып алыйк әле туган көндә.
Без — әтинең биш баласы.
Биш баласы — без, биш бармак.
Язмыш җилләре кагылмас,
Биш туган гел бергә булсак.
Тормыш тәме, яшәү яме —
Туганнарың янында.
Авырлык та берни түгел,
Алар янда чагында.
Көтмәгәндә чәчәкләрне каплады кар,
Дөнья булгач, мындый хәлнең булганнары бар.
Минем дә бит бураннарда адашканым бар,
Өшегәндә җан җылытыр туганнарым бар.
Туганнарым сезнең белән
Очрашсам, баеп калам.
Татлы хисләргә тулышып,
Талпынып канат кагам.