Эх, Сабантуй, Сабантуй!

Ямьле җәйләр җиткәч,
Кырда эшләр беткәч,
Бар халык җыела мәйданга.
Уйнап, биеп, җырлап,
Гармун моңын тыңлап,
Күңел ача Сабантуйларда.

Әнием мендәрләре

Әнкәемнең матур истәлеге —
Туй бүләге — мамык мендәре.
Мендәрләргә, ахры, сеңеп калган
Әнкәемнең дога сүзләре.

Яратып яшик (беренче вариант)

Яратып яшәсәң, гомер матур уза,
Сөенеп каршылый таңнарын.
Уфтанып яшәсәң, йөрәк генә туза,
Чәчләргә чал кертә зарлары.

Туганнар — тумачалар

Якын күреп җыелган сезне дуслар.
Дусларсыз яшәп булмый бу дөньяда.
Тормыш матур була ул дуслар булса,
Якын туганнар гел яныңда булса.