Туганнарым сезнең белән
Очрашсам, баеп калам.
Татлы хисләргә тулышып,
Талпынып канат кагам.
Туганнарым, сезне күргәч,
Яшьлеккә кайтып калам.
Сагышка тулган чакларда
Сездән көч-гайрәт алам.
Туганнарым, сезнең күңел —
Чәчәкле, нурлы алан.
Гомерләр тату үткәнгә
Гел сезнең белән калам.
Туганнарым, өшегәндә
Мин кояш булып багам.
Җыр моңнарымны да бит мин
Сезнең күзләрдән алам.
Туганнарым, сез — гөлләргә
Тамчылар булып тамам.
Үзегез дә күрәсез бит,
Сагынган чагым тамам.
Әй, туганнар, туганнар,
Бердәм яшәек әле!
Бергә җырлап, бергә уйнап,
Гөрләп яшәек әле!